"Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите" ассоциациясе директоры урынбасары Дмитрий Гордеев торак милекчеләре җыелышлары карарларын бозган өчен административ һәм җинаять җәзасы кертергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Известия".
Хокук бозучыларны ул 100 мең сумга кадәр штраф, яки бер елдан ике елга кадәр вакыт эчендә хөкем ителүченең кереме күләмендә җәзаларга, я дүрт елга кадәр иреген чикләүне тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, идарәче компанияләрне сайлау һәм алыштыру уңаеннан торак милекчеләре җыелышлары протоколларының 90 процентка якыны фальсификацияләнгән.
Тиешле закон проектын ул әзерләде һәм Дәүләт думасына карау өчен тәкъдим итте. Документны Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетының Эксперт советы карады һәм парламентның түбән палатасына карау өчен тәкъдим итте.
"Пакет өч закон проектыннан тора. Аларның 2се КоАПка һәм Җинаять кодексына үзгәрешләргә кагыла. Мин аларны Дәүләт думасындагы "Бердәм Русия" партиясе фракциясенә алдан карау өчен керттем, ә соңгысын, Торак кодексына төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән, торак өлкәсендә сәясәт өчен җаваплы ведомство - Төзелеш министрлыгына бәяләмәгә юлладым. Әмма бу әле юлның башы гына", - дип хәбәр итте Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев.
Июньдә Дәүләт думасының Эксперт советында закон проектлары үзгәрешләр кертү өчен яңадан каралачак.
Фото: “Бердәм Русия”