Шәһәрләрне үстерүдә мөһим чара булачак ул.
26-27 августта Уфада «Кече шәһәрләр һәм тарихи урыннар» Бөтенрусия форумы, шулай ук «Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш" үтәчәк. Ике чара да Русия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә узачак.
Форумнарда катнашуга хакимиятнең федераль органнары, төбәкләр, муниципаль берәмлекләр, Русия дәүләт корпорацияләре, үсеш институтлары вәкилләре, шулай ук урбанистика, архитектура, шәһәр төзелеше өлкәсендәге Русия һәм халыкара экспертлар чакырылган. «Кече шәһәрләр һәм тарихи урыннар» форумында төбәкләрдән һәм муниципаль берәмлекләрдән вәкилләр шәһәрләрне алга таба үстерү буенча гамәли мәсьәләләр турында фикер алышу, территорияләрне үстерү буенча комплекслы проектлар әзерләү буенча тәҗрибә уртаклашу, шәһәр планлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, төзекләндерүнең иң яхшы проектларын карау өчен җыелачак.
Урбанистика халыкара форумының төп темасы быел "Шәһәрләрнең үзгәрешләрен тизләтү" булачак. Чара мәйданчыгында шәһәр мохитен трансформацияләү һәм аны үстерү, гражданнарның иҗади активлыгы һәм нәтиҗәле урбанистик проектлар мәсьәләләре каралачак.
Эксперт сессияләре дүрт трек кысаларында узачак: алар - "Территория-лидерлар", "Үзгәрешләр белән идарә итү", "Шәһәр һәм талантлар", шулай ук "Тотрыклы үсеш һәм туризм". "Идеяләр, тәҗрибә һәм иң яхшы төзекләндерү практикалары белән алмашу, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә, уңайлы шәһәр мохите булдыру, алдынгы карарлар кертү өчен бик мөһим. Шуңа күрә ике чараны - урбанистика һәм кече шәһәрләр форумын бергә уздыру, безнең төбәкләргә нәтиҗәле эш төзүдә ярдәм итәчәк, шулай ук шәһәр мохите сыйфатын 2030 елга кадәр 1,5 тапкыр арттыру буенча максатны үтәүне тизләтәчәк ", - ди Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.