+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Май 2021, 12:40

Нефтекама - "Бизнес-Уңыш" премиясенең федераль этабында җиңүче

Нефтекама шәһәре хакимиятенең эшкуарларга ярдәм итү тәҗрибәсе “Бизнес-Уңыш” милли премиясенең федераль этабында танылды. Шәһәр «Эшкуарлыкка ярдәм итүнең һәм инвестиция мохитен яхшыртуның иң яхшы муниципаль практикасы» номинациясендә җиңүче булды. Премияне тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды.

- Шәһәрнең идарә командасы эшкуарлар белән бергәләп зур эш башкарды. Республика өчен бу җиңү - бизнес алып бару өчен тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәле шартлар тудырырга өстәмә этәргеч. Эшкуарлар өчен аның салым ташламалары булган алгарышлы социаль-икьтисади үсеш территориясе статусы шәһәрдә яңа предприятиеләр ачарга, өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итә, бу, әлбәттә, шәһәр икътисадына тотрыклылык бирә, - дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова.
- Без бизнеска ярдәм итү институтларын үстерәбез, инвесторлар һәм эшкуарлар өчен кирәкле инфраструктура һәм уңай шартлар тудырабыз. Ә абруйлы федераль конкурста җиңү дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне күрсәтте генә, - дип билгеләп үтте Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ратмир Мәүлиев.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас