Республика районнарында «Сабантуй» халык бәйрәмнәре Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак.
Сабантуйлар Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Архангель, Бакалы, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Бөрҗән, Дәүләкән, Дүртөйле, Зианчура, Иглин, Калтасы, Кырмыскалы, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Нуриман, Тәтешле, Уфа, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә Яңавыл районнарында 5 июньдә узачак.
Аскын, Балтач, Балакатай, Бишбүләк, Бөре, Борай, Гафури, Дуван, Ярмәкәй, Илеш, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка районнарында 12 июньдә үтәчәк.
19 июньдә Бәләбәй, Белорет, Краснокама районнарында узачак.
Баймак районында - 26 июньдә, Зилаер районында - 4 июньдә, Учалы районында - 8 июньдә, Ишембай районында - 10 июньдә, Шаран районында 13 июньдә сабантуйлар үтәчәк.
Фото: udmurt.media