Кайчандыр бу гыйбарә дөреслеккә туры да килгәндер. Ә хәзер?
Чыннан да, авыл йортларына газ, су үткәрелмәгән, автобус маршрутлары җибәрелмәгән, юллар төзекләндерелмәгән заманда шәһәрдә яшәвең хәерлерәк тә булгандыр. Ә хәзер авылда яшәүчеләрнең күбесендә көнкүреш шартлары шәһәрнекеннән калышмый, шул ук вакытта, йорт янында бакчасы, мунчасы бар, мәктәпкә балалар озатуда бер мәшәкать юк – чит авылдан булсаң, килеп алалар, үз авылында һичбер хәвефсез үзләре барып кайта алар мәктәпкә. Яшәү рәхәт, яшәү күңелле авылда! Тик шунысы гына эчне кыра – эш урыннары җитми халыкка. Ирләр ничек тә таба ул аны, ә менә хатын-кыз?
Социализм чорында хатын-кызларның 92 проценты эшләп укыды, авыл хуҗалыгында эш урыннарының яртысыннан күбрәге (51 проценты) хатын-кызга бирелгән иде. Алар авыр эшләрдә, начар механикалаштырылган авыл хуҗалыгы, терлекчелек кебек тармакларда эшләде. Феләк күтәреп сөт ташулар дисеңме, авыз-борынны яулык белән каплап орлык агулаумы... Санап бетерерлекмени ул эшләрне?!. Ә хәзер аларның берсе дә калмады дияргә ярый. Дөрес, сөтчелек фермалары булган хуҗалыкларда савучылар кирәк әле, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, сатучылар да эш таба авылда. Әмма бу да җитәрлек түгел. Әлеге шартларда җәмгыятьтә эшкуарлык юлын сайлаучылар елдан-ел арта бара. Шундый чая, тәвәккәл кызлар белән без Ярмәкәй районында таныштык. Аларның хезмәт тарихы башка күзәл затларга да үрнәк булсын.
Земфира Хөсәенова белән Гөлфәния Кадыйрова озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли. 1996 елда танышып, дуслашып китәләр, бер-берсенә хезмәттә дә, тормышта да терәк булалар. Заманалар үзгәреп, районда сәүдә предприятиеләре шәхси кулларга күчеп барган бер чорда эшсез кала кызлар. 2019 елда хезмәт биржасына басарга мәҗбүр булалар.
Икесе дә тулы, матур гаилә белән яши, балалар үстереп, аларны мөстәкыйль тормыш юлына озатып барган көннәре. Әйе, авылда хатын-кызга көн дә эшкә йөрмәсә дә мәшәкать җитәрлек. Җитмәсә, калын гына шәхси хуҗалык белән, мал-туар, кош-корт үстереп көн күрә алар. Әмма ахирәтләрнең күңел офыклары киңрәк, хыяллары югарырак булып чыга.
– Үзебез кечкенә кафе ачып, шунда кулдан килгәнен пешереп, халыкны сыйфатлы хәләл ризык белән сыйларга хыялландык, – дип сөйли Земфира Исрафил кызы. – Шушы максат белән район хакимияте башлыгы үткәргән “Эшкуарлык сәгате”нә мөрәҗәгать итәргә булдык. Анда безне игътибар белән тыңладылар, матди ярдәм күрсәтергә ризалаштылар. Райондагы бизнес-шериф Эльфира Миргасыймова безнең өчен җаваплылык алды, без аның ышанычын аклар өчен барлык көчебезне салырга дигән карарга килдек.
– 2020 елда әлеге программа чаралары кысаларында биш кече һәм урта эшкуарлык субъектына 1 миллион 785 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде, – ди бу хакта Эльвира Рәсим кызы. – Әлеге өлкәдә нәтиҗәле эшләүне, инвестицияләр җәлеп итүне оештыруда нәкъ менә “Эшкуарлык сәгать”ләре ярдәмгә килә. Узган елда шундый 41 утырыш үткәрелде, анда районның кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан 64 мөрәҗәгать каралды. Тәкъдим ителгән проектлар буенча инвестицияләр күләме 1,3 миллиард сум тәшкил итте, шул исәптән “Северная Нива Башкирия” җәмгыятендә – 1,05 миллиард сум.
Унсигез гариза бирүчегә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 10 миллион сумнан артык финанс ярдәме күрсәтелде, шул исәптән безнең район эшкуары Ростуризм тарафыннан үткәрелгән эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә юнәлтелгән иҗтимагый эшкуарлыкка федераль бюджеттан субсидияләр бирү конкурсында җиңүче булды.
Эшсез гражданнарның үзмәшгульлеге ярдәмендә 2020 елда үз бизнесын ачуга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү тәртибе нигезендә 5 кеше 700 мең сум күләмендә финанс ярдәме алды, аларның эшчәнлеге кәгазь һәм картон калдыкларын эшкәртү, ат үрчетү, тегү һәм бәйләү, тимер әйберләр җитештерү, көнкүреш һәм компьютер техникасын ремонтлауга кагыла.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә “Аз керемле гражданнарга максатлы социаль ярдәм” программасы кысаларында “Шәхси эшкуарлыкны гамәлгә ашыру” юнәлеше буенча аз керемле 7 гражданга үз эшен башларга ярдәм иттек. Алар һәрберсе 250 000 сум күләмендә ярдәм алды. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә яңа теркәлгән кече бизнес субъектлары саны 56 кешегә җитте, 2019 елда алар 62 кеше иде.
Кече эшкуарлык объекталары саны бөтен Русия, шул исәптән Башкортстан буенча да кимегән. Ә Ярмәкәй районында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрында урнаштырылган Салым инспекциясе мәгълүматларына караганда, аларның саны 242 берәмлеккә арткан һәм, узган ел белән чагыштырганда, 102,5% тәшкил иткән. Моңа өстәп тагын 93 кеше үзмәшгуль гражданнар буларак теркәлгән.
– Күрүегезчә, безнең районда кече эшкуарлыкны үстерүгә зур әһәмият бирелә, шуңа күрә без яңа эшчәнлекне үстерүгә курыкмыйча тотындык, – дип сүзгә кушыла Гөлфәния Шаһит кызы.
Беренче тапкыр алар 96 мең субсидия алуга ирешә. Әлеге акчага азык әзерләү корылмалары, газ плитәсе, суыткыч, савыт-саба, текстиль әйберләр сатып алалар. Сәүдә бинасында берникадәр урын бүлеп алып, шунда эш башлап җибәрәләр. Соңрак аерым бинага күченеп эшләү мөмкинлеге туа.
– Бу бина туклану предприятиесе эшчәнлеге өчен җайлашмаган, билгеле, – дип сөйли кызлар. – Мичкә ягып җылытырга, суны чишмәдән ташырга кирәк, канализация дә юк. Әмма болар барысы да хәл ителә торган мәсьәләләр. Моның өчен без республика бюджетыннан янә 200 мең сум акча алуга ирештек.
Әлбәттә, ап-ак итеп агартылган мичтәге каен утынының чертләп януына карап, краннан түгел, ә чишмәдән алып кайтылган судан чәй эчүе рәхәт инде, рәхәтлеккә. Әмма бу кызларга су ташырга, соңыннан аны түгәргә, утын ярып мич ягарга, шушы шартларда әллә күпме кеше ашатырга туры килүен күз алдына китерсәң, аптырап куясың – ничек өлгерәләр?
– Ничек кенә өлгерәбез әле! – диләр алар бертавыштан. – Моңа кадәр иске плитә мичендә пирогларны берәрләп пешерсәк, хәзер берьюлы сигезне чыгарабыз. Көчле иттарткыч, заманча суыткыч камералар алдык. Аннары без кафе белән генә чикләнмибез, кирәк кешенең өенә барып та табын әзерлибез, табигатьтәге пикникаларны, туй табыннарын әзерләүгә дә бик теләп алынабыз.
– Ул вакытта ярдәмчеләр чакырасыздыр инде?
– Юк, икәү дә өлгерәбез.
– Йортта ярдәмчеләрегез бардыр бит?
– Читләр юк инде, үзебез өлгерәбез. Бакча үстерәбез, ит җитеш-терәбез, барысын да шушы кафе аша халыкка җиткерәбез. Тик хәләл ризык кына әзерлибез, чөнки урам аша гына мәчет урнашкан, анда килүчеләр еш кына бездә сыйлана.
Рәхәт, бу авыл кызлары белән сөйләшү, бер эштән дә проблема ясамыйлар, барысына да куллары җитә. Ярдәмче хезмәтләр күбрәк шәһәр хатыннары өчен инде ул.
Земфира белән Гөлфәния Ярмә-кәйдә беренчеләрдән булып суши, роллар кебек көнчыгыш ашларын әзерләп сата башлаган. Аларның пироглары да башкаларныкын кабатламый. Гомумән, әзерләгән һәр ризык өйдәге кебек тәмле. Кафе түренә ап-ак мич балкып утыргангамы, без дә монда өйгә кайткан кебек булдык.
Бүген авыл һәм шәһәр тормышын чагыштыруларны еш ишетергә туры килә. Кем кайсысын мактаса да, үз ирегендә. Әмма авылда да, шәһәрдә дә уңганнар, тәвәккәлләр булдыра.
– Республикада яшәүче гүзәл затларга икеләнмичә үз эшләрен ачарга киңәш итәр идек, – Земфира белән Гөлфәния. – Моның өчен район хакимиятендәге бизнес-шерифлар ярдәмгә ки-лергә әзер. Һәрхәлдә, Ярмәкәй районында бу шулай.
Резида ВӘЛИТОВА.
Ярмәкәй районы.