+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Май 2021, 09:50

Путин бүген Лукашенко белән очраша

Русия Президенты Владимир Путин бүген Сочида үзенең белорус коллегасы Александр Лукашенко белән очраша.

Русия Президенты Владимир Путин бүген Сочида үзенең белорус коллегасы Александр Лукашенко белән очраша.

Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лидерлар икеяклы элемтәләрне алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм ике дәүләтнең уртак проектлары турында фикер алышачак.

"28 майда Сочида Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләре узачак. Көн тәртибендә ике яклы элемтәләрне алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре, сәүдә-икътисади, энергетика һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук Союз дәүләте кысаларында интеграцияне алга таба үстерү тематикасы", - диелә Русия лидеры матбугат хезмәте хәбәрендә.

Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга сөйләгәнчә, булачак сөйләшүләр узган якшәмбедә "Ryanair" самолеты белән булган вакыйгага кадәр планлаштырылган. Кремль вәкиле сүзләренә караганда, Лукашенко Русия дәүләте башлыгына бортында шартлаткыч җайланма булу турында хәбәр итү сәбәпле, Минскида ашыгыч рәвештә утыртылган лайнерның хәле һәм сәбәпләре турында җентекләп мәгълүмат бирү мөмкинлеге алачак.

Шуның белән бергә, Песков сүзләренчә, очрашуның төп көн тәртибе икътисадка кагыла. "Икътисад белән бәйле төрле темалар буенча фикер алышу дәвам итәчәк", - дип сөйләде ул. Русия Белоруссиягә тышкы бурычларны рефинанслау белән ярдәм итәргә җыенамы, дигән сорауга җавап биреп, Кремль вәкиле бу теманың сөйләшүләрдә кузгатылачагын искәртте. Шул ук вакытта, Белоруссия, Минскига "Ryanair" самолеты белән бәйле хәл аркасында мөмкин булган санкцияләргә бәйле рәвештә, Русия ягыннан икътисади ярдәм күләмен арттыру мәсьәләсен куймаган иде.

Фото: "Кремлин.ру"
Читайте нас