+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Мая 2021, 10:40

Яңгыркаем, яу-яу!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, 28 майда төбәктә явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 4-9 градуска кадәр төшсә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.

29 майда Башкортстанда төнлә янә явым-төшемсез, көндез генә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез урыны белән көчәючән. Төнлә бераз җылытачак, һава температурасы 11дән 16 градуска кадәр көтелә, урыны белән 5тән 10 градуска кадәр генә. Көндез 27-32 градуска кадәр эссе булачак.

Якшәмбе, 30 майда, Башкортстанның аерым районнарында кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Җил юнәлешен көньякка үзгәртәчәк, урыны белән көчәюе фаразлана. Һава температурасы төнлә +12...+17 градус, көндез +24...+29 градуска кадәр көтелә.

Алдагы көннәрдә Башкортстанда эсселек кими барачак. Республикада киләсе атнада көндез уртача һава температурасы +21...+24 градус, төнлә +9...+12 тәшкил итәчәк.

Соңгы ике атна дәвамында Башкортстан синоптиклары аномаль эсселекне билгеләп үтте. Республиканың аэрология станцияләре күп тапкырлар абсолют температураны узып китүен теркәде. Аерым алганда, дүшәмбе көнне, 24 майда, Раевкада һава температурасының +36,3 градуска кадәр күтәрелүе теркәлгән. Уфада термометр баганасы +35,5 градуска кадәр күтәрелгән. Бу көнне иң эссе һава торышы синоптиклар тарафыннан 70 ел элек, 1952 елда теркәлгән булган, ул вакытта һаваның максималь температурасы +32,7 градус тәшкил иткән.

Фото: vyatka-grad.ru
Читайте нас