+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Май 2021, 17:40

Юллар ачылыр өчен ябыла

Уфада М-5 «Урал» трассасыннан Салават Юлаев проспектына кадәр Уфа - Ырынбур юлында колеяләрне бетерү буенча эшләр башлана.

Уфада М-5 «Урал» трассасыннан Салават Юлаев проспектына кадәр Уфа - Ырынбур юлында колеяләрне бетерү буенча эшләр башлана.

31 майдан юл эшчеләре юл хәрәкәте өлешенең асфальт-бетон катламын фрезерлый башлаячак.

Автомобильләр хәрәкәте эшләрне үткәрү вакытында чикләнәчәк. Йөрү гамәлдәге өч полосаның берсе буенча мөмкин булачак.

Уфалыларның уңайсызлыкларын киметү өчен юлны төнге 12дән иртәнге 7гә кадәр төзекләндерәчәкләр, ә якшәмбе көннәрендә уфалылар шәһәргә кайтканда эшләр туктатылачак.

Төзелгән муниципаль контракт нигезендә эшләр 30 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш. Әмма подрядчы оешма ремонтны июль башында тәмамлау өчен бөтен көчен куячак.

Исегезгә төшерәбез, бу автомобиль юлы – иң күп йөкләнешлеләрнең берсе. Аннан тәүлегенә 120 меңнән артык автомобиль уза, шул исәптән зур йөк машиналары да. Болар барысы да юл полотносы торышына тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, муниципалитет адресына Дәүләт автоинспекциясенең күрсәтмәләре килде.

Шәһәр хакимияте Уфа халкыннан һәм башкала кунакларыннан мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм үз хәрәкәте маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә. Пугачев һәм Затон күперләре, М-5 «Урал» трассасы, шулай ук Уфа районының Березовка авылы һәм Нижегородка авылы аша альтернатив юллардан файдаланырга мөмкин булачак.

Фото: ufacity.info
Читайте нас