+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Май 2021, 12:30

"Халыкны ишетергә кирәк"

Бүген Туймазы районында республика башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашлыгында төбәк муниципалитетлары башлыклары семинары уза.

Бүген Туймазы районында республика башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашлыгында төбәк муниципалитетлары башлыклары семинары уза.

Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

Төбәк җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына коронавирус пандемиясе шартларында җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.

– Шуның белән бергә коронавирусның беркая да китмәвен аңларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә хәзер барыбызга да вакциналауга басым ясау зарур. Бу - безнең инфекциягә каршы көрәштә бердәнбер корал һәм нормаль тормышка кайту мөмкинлеге.

Прививка ясау кампаниясенең темпларын арттыруда һәм социаль өлкәнең башка күп кенә мәсьәләләрен хәл итүдә урындагы хакимиятләрнең халык белән актив хезмәттәшлеге ярдәм итә ала.

– Без кешеләр белән күптән аралашмадык. Шуңа күрә халык, хезмәт коллективлары белән очрашуларны, ишегалды территорияләрен төзекләндерү планнары, «Управдом» форумнары турында фикер алышуны яңадан башлап җибәрәбез, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Башлыклар халык белән очраша һәм аларның проблемаларын ишетә торган районнарда барысы да әйбәт. Бу һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, муниципалитетлар җитәкчеләренең төп бурычларының берсе – икътисадны үстерү.

- Сезнең һәрберегез эш урыннары булдыру, яңа инвестицион проектлар барлыкка килү өчен омтылырга тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моның өчен эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән актив эшләргә кирәк.

Шәһәр һәм районнарда яшәүчеләрнең социаль хәлен яхшыртуга территорияләрне төзекләндерү дә ярдәм итә. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы икътисади вәзгыять аркасында 2021 елга җәмәгать киңлекләрен модернизацияләү программаларын финанслау бераз кимегән. Әмма 2022 елда бу максатларга акча күләмен арттырырга планлаштыралар.

– Безнең шәһәр һәм районнарның торак-коммуналь командаларын көчәйтергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Төзекләндерү - өстенлекле бурычыбыз.

Семинарда катнашучылар төбәкнең социаль-икътисади үсеше, инвестицион активлыкны көчәйтү, экология, шулай ук заманча кадрлар технологияләре буенча фикер алыша.

Фото: главарб.ру
Читайте нас