+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Май 2021, 13:45

"Мин инде ике тапкыр кисәттем, өченче тапкыр булмаячак"

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең юл һәм коммуналь хезмәтләре эшен тәнкыйтьләде.

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең юл һәм коммуналь хезмәтләре эшен тәнкыйтьләде.
Республика җитәкчесе Иглин районында Алаторка-Охлебинино автоюлында Башкортстан Башлыгының контроль идарәсе хезмәткәрләре төшергән фотоларны күрсәтте. Биредә билгеләрне юлның җимерек катламына төшергәннәр, эшләр тиешенчә башкарылмаган. Берничә районда үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, күңелсез хәл Иглин районы өчен генә хас түгел. Шул ук вакытта төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда юл билгеләрен тергезүгә төбәк бюджеты 317 миллион сум бүлгән. Барлык эшләрне дә 15 июньгә кадәр төгәлләргә планлаштырганнар.
- Минемчә, мондый юл билгесе - җинаять. Мин инде ике тапкыр Транспорт министрлыгын кисәттем, өченче тапкыр булмаячак. Минем белән шаяртырга кирәкми. Бу эшне җайга салыгыз, кирәк булса, әлеге подрядчы хезмәтеннән баш тартыгыз, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы вице-премьер Рәиф Абдрәхимовка подрядчы оешма җитәкчесен чакырырга һәм килеп туган хәлне ачыкларга кушты.
Башкортстан Башлыгының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Уфа шәһәре хакимиятенә тәнкыйте башкала урамнарын начар чистарту белән бәйле иде.
– Минемчә, дүрт миллионлы республика башкаласы чиста булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров, Сергей Грековка мөрәҗәгать итеп. – Ә бездә кеше буйлык чүп үләне үсә, үзәк урамнарда – төзелеш калдыклары, ташланган машиналар. Шәһәрләрнең чисталыгы – безнең стандарт, визит карточкасы!
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Радий Хәбиров бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. Төбәк башлыгы Сергей Грековка алдан ук киләсе уку елына әзерлекне башларга, аерым алганда, мәктәп янындагы җәяүлеләр кичү юлларын яңартырга кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас