+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Май 2021, 12:50

Радий Хәбиров: "Халык кәсепчеләренә ярдәм программасы кирәк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә халык кәсепчелеге эшләнмәләре җитештерүчеләргә ярдәм итү программасын әзерләргә кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә халык кәсепчелеге эшләнмәләре җитештерүчеләргә ярдәм итү программасын әзерләргә кушты.

Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә сүз барды, анда катнашучылар 2021 елның дүрт аенда төбәк сәнәгате эшенә йомгак ясады.
Башкортстанның Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнвар–апрель йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 102,1 процентка җиткән, ул Русиядәге уртача дәрәҗәдән (101,1 процент) узып киткән. Агач эшкәртү (160,6 процент), полиграфия эшчәнлеге (155,2 процент), автотранспорт чаралары җитештерү (154,1 процент) кебек юнәлешләр иң зур динамика күрсәтте.

Үсешнең иң нәтиҗәле инструментлары арасында министр «Газпром», Ростех, «Башнефть» һәм УГМК белән уртак эш төркемнәрен билгеләп үтте, алар кысаларында актуаль социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү һәм багланышлар буенча юл карталары формалаштырылды. Шул ук форматта республика «Роскосмос» структуралары белән хезмәттәшлек итә башлаячак. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла.

Моннан тыш, төбәктә тармак үсешенең инвестицион потенциалы сизелерлек яхшырды. Әйтик, 2021 елның гыйнвар–апрель айларында республика инвестицион комитеты, 700 эш урыны булдырып, 34 миллиард сумлык 14 яңа тармак проектын карады.

Барлык сәнәгать предприятиеләре буенча проектларның гомум портфеле 15 елга кадәр гамәлгә ашыру мөмкинлеге белән 430 миллиард сумнан артып киткән.

- Башкортстанда преференциаль зоналарны үстерү кысаларында 11 индустриаль парк һәм 18 технопарк эшли, аларда 4 меңнән артык эш урыны булдырылган. Бу мәйданчыкларда 70тән артык резидент 44 миллиард сумлык проектларны гамәлгә ашыра, - дип өстәде Александр Шельдяев. - Сәнәгать өлкәсендә башлангычларга ярдәм итү өчен 2020 ел башыннан бирле «Сәнәгать сәгате»нең 23 утырышы үткәрелде.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәте индустриаль блогының нәтиҗәле эшен билгеледе, ул тармакка яхшы темплар белен үсү мөмкинлеге бирде.
– Безнең икътисад акрынлап коронавируска кадәр дәрәҗәгә чыга башлады. Башкортстан Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыгклары республика сәнәгатьчеләренең чын партнеры һәм тарафдары булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сәнәгатьне үстерү фонды коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Якын арада без аны капиталлаштыру мөмкинлекләре турында фикер алышачакбыз.

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2021 елның августында Башкортстанда Урман форумы узачак. Аның көн тәртибен формалаштыру кысаларында урман эшкәртү кластерының актуаль мәсьәләләрен анализларга кирәк.

Радий Хәбиров, шулай ук, Хөкүмәткә республика өчен традицион булган юнәлеш - халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен җитештерүгә ярдәм итү программасын эшләүне башларга кушты.

Фото: Зөһрә Исламова


Читайте нас