+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Май 2021, 15:40

Радий Хәбиров: "Мондый үзәк илнең бер генә төбәгендә дә юк!"

Республика белән идарә итү үзәге кебек үзәк илнең бер генә төбәгендә дә юк, диде бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика белән идарә итү үзәге кебек үзәк илнең бер генә төбәгендә дә юк, диде бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика белән идарә итү үзәге 2020 елның 19 ноябрендә Башкортстанда төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе базасында эшли башлады. Система дәүләт органнарында һәм урындагы үзидарә органнарында идарә итү сыйфатын күтәрү, кергән шикаятьләргә һәм тәкъдимнәргә оператив хезмәт күрсәтү, идарә итү карарларын кабул итү һәм җавап бирү өчен булдырылган.
Республика белән идарә итү үзәге - кешеләр проблемаларын тиз арада хәл итү өчен заманча корал. Мәгълүмати системалар ярдәмендә үзәк хезмәткәрләре - министрлык һәм ведомстводан килгән вәкилләр охшаш проблемаларны чагыштыралар, аларның барлыкка килү сәбәпләрен анализлыйлар, ә аннары дәүләт структураларына анализлау өчен тапшыралар. Арытаба төрле дәрәҗәләрдә карарлар кабул итәргә һәм проблема бүтән килеп чыкмасын өчен нишләргә дигән сорауга җавап табарга кирәк.
Якын арада Үзәк яңа бинага күчәчәк. 6000 квадрат метрдан артык мәйданлы заманча өч катлы корпус Уфада, Хөкүмәт йорты каршындагы калкулыкта төзелгән.
Республика белән идарә итү үзәгенә Башкортстанның Үсеш корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге керәчәк. Үзәкнең йөрәге булып ситуацион үзәк торачак, анда бөтен мәгълүмат тупланачак. Монда ук Башкортстан Хөкүмәтенең атналык утырышлары да узачак.
"Бик кыска вакыт эчендә Республика белән идарә итү үзәгенең яхшы матди базасын булдырдык. Без сезгә бу бинаны бүләк иттек, система эшли башласын. Активрак кушылыгыз, — дип мөрәҗәгать итте төбәк Башлыгы Башкортстанның Санлы үсеш министрлыгына. - Бу бөтен мәгълүматны җыю һәм анализлау өчен заманча технологик урын булачак. Нинди проблемалар килеп чыга, төрле кайнар линияләр һәм башкалар — мәгълүмат җыюның бер ноктасы Республика белән идарә итү үзәгендә булачак", — диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас