Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, 2022 елда «Башкортстан ихаталары» программасын финанслау артачак, дип белдерде.
Республика җитәкчесе Чакмагыш авылында булды, анда 2019 елда төзекләндерелгән йорт яны территориясе урынында элегрәк күлләвекләр һәм пычрак иде.
«Биредә чокыр-чакыр, җимерелгән асфальт, күлләвекләр иде. 2020 елда без «Башкортстан ихаталары» программасы буенча территорияне ремонтладык. Мин нәтиҗәдән бик канәгать. Авыл халкы да канәгать, чәй эчермичә мине җибәрмәделәр, - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. - Кешеләр монда гади, чын-чынлап яши. Алар гомер буе эшләде, шуңа да аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз. Бюджет белән кыенлыклар булды, әмма киләсе елда «Башкортстан ихаталары» программасын финанслауны без арттырачакбыз".
Башкортстан Башлыгы, хәзер чакмагышлылар республика хакимиятеннән бассейн сорый, дип хәбәр итте. Билгеле булуынча, ике ел элек Радий Хәбиров 16 муниципалитетта бассейннар төзүне анонслаган иде. Ике районда ул инде ачылды.
"Бассейн кирәк. Төзибез, - дип ышандырды төбәк җитәкчесе. - Ә аннары икенче этап - ФОКлар һәм боз сарайлары".
Фото: bashinform.ru