+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2021, 16:40

Гражданнарны савыктыру һәм яклау чаралары нәтиҗәле булырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәктә 2021 елда «Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы»н уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар сәламәтлек саклауда, физкультурада һәм спортта, шулай ук мәгарифтә өстенлекле чараларны гамәлгә ашыру планын карады.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәктә 2021 елда «Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы»н уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар сәламәтлек саклауда, физкультурада һәм спортта, шулай ук мәгарифтә өстенлекле чараларны гамәлгә ашыру планын карады.
- Ел башыннан 5 ай үтте инде, якынча мәгълүматларга караганда, "Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы" чараларына җәлеп ителгән кешеләрнең гомум саны 1,5 миллион кеше тәшкил итә. Ягъни республикабыз халкының 40 процентка якыны. Бу, әлбәттә, начар күрсәткеч түгел, әмма алга таба безгә гражданнарыбызны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен барлык ресурсларны системалы рәвештә эшкә җигәргә һәм халыкның үлемен киметү өчен максималь тырышлык куярга кирәк, - диде Андрей Назаров.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәктә үлүчеләр санын киметү максатыннан барлык юнәлешләр буенча республика халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыру һәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы кабул ителде, шул исәптән, беренче стадияләрдә авыруларны ачыклау өчен диспансерлаштыру һәм медицина тикшеренүе үткәрү.
“Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы” кысаларында быел республикада 24 физкультура-киңкүләм чара уздыру планлаштырыла. Шуларның иң зурлары - «Спорт һәм сәламәтлек декадасы», Бөтенрусия киңкүләм чаңгы ярышлары, «Кышкы спорт төрләре көне» фестивале, «1000 велосипедчы көне», авыл спорты уеннары, ГТО фестивальләре комплексы һәм башкалар. Ел башыннан бирле спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә 700 меңнән артык кеше катнашкан меңнән артык чара үткәрелгән.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас