+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2021, 04:15

Июнь салкын булырмы?

Башкортстанда синоптиклар җәйнең беренче көннәренә һава торышын фаразлады.

Башкортстанда синоптиклар җәйнең беренче көннәренә һава торышын фаразлады.

Республика территориясенә салкын һава массасы килә башлады һәм температура фоны шактый кимеде.

Бүген, җәйнең беренче көнендә, болытлы һава торышы көтелә, урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +20,+25 градус булачак.

Алдагы көннәрдә салкынча һава торышы саклана. 2 июньдә көндез термометр баганалары +18 градуска кадәр түбәнәячәк. 3 июньгә каршы төндә - һава температурасы +3,+8 градуска, көндез +19,+24 градуска кадәр төшәчәк.

Читайте нас