+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2021, 09:25

Өлфәт Мостафинның исеме мәңгеләштерелә

Чакмагыш районында Өлфәт Мостафин истәлегенә мемориаль тактаташ куелды.

Чакмагыш районында Өлфәт Мостафин истәлегенә мемориаль тактаташ куелды.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чакмагыш районында республиканың күренекле җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе Өлфәт Мансур улы Мостафин истәлегенә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты. Ул Иске Бәшир авылындагы Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов исемендәге урта мәктәп бинасында урнаштырылды, Өлфәт Мостафин шушында укыган.

- Өлфәт Мансуровичны соңгы юлга озатырга туры килер дип беркайчан да уйламаган идем. Ул Башкортстан, Уфа, туган Чакмагыш районы өчен күп эшләр башкара алган шундый егәрле яшендә киткән. Ул бик аз гына безнең республика башкаласы хакимияте башлыгы булып эшләде, әмма бу вакыт эчендә Уфа үзгәрде. Аның яхшы эшләре һәм киләчәккә планнары зур иде. Һәм аның истәлеге мәңгегә безнең йөрәкләрдә, - диде Радий Хәбиров. - Бүген ул укыган мәктәптә мемориаль тактаташ ачуыбыз бик яхшы. Үсеп килүче буынга, яшьләргә лаеклы эшләгән һәм бу җирдә чиста намус белән яшәгән кешеләр турында белү һәм истә тоту мөһим.

Төбәк Башлыгы 2020 елның декабрендә Өлфәт Мостафинның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указны имзалавын искәртте.

- Өлфәт Мансурович волейболны бик яратты, «Урал» волейбол клубының Попечительләр советын җитәкләде һәм бу юнәлешне үстерде, клуб матур уңышларга иреште, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без төзелеш тәмамланганнан соң Уфаның Калинин районындагы Волейбол үзәгенә Өлфәт Мостафин исемен бирү турында карар кабул иттек. Бу безнең киләсе адым булачак.

Өлфәт Мостафинның әнисе Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызы улы турында сакчыл истәлекләре өчен Радий Хәбировага рәхмәт белдерде.

- Өлфәт вафат булуга җиде ай үтте. Һәм мин Радий Фәритовичка аның истәлеген ихлас күңелдән саклавы өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, һәр башлангычларыгызда, авыр хезмәтегездә уңышлар телим, эшләрегез ырамлы барсын, янәшәгездә ышанычлы команда булсын, – диде Миләүшә Мостафина. - Безнең Башкортстан - көчле һәм бай төбәк. Республика белән идарә итү өчен зур җаваплылык, рух көче һәм команданың бердәмлеге кирәк. Улым да аның бер өлеше иде. Ул Башкортстанның киләчәге якты, ул чәчәк атучы төбәк булачак, дип әйтә иде.

Мемориаль тактаташны ачу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы мәктәп музеенда булды, анда, аерым алганда, Өлфәт Мостафин һәм мәктәп исемен йөрткән Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйпов турында материаллар тәкъдим ителде.

Радий Хәбиров шулай ук Өлфәт Мансур улы башлангычы буенча җиһазландырылган технология кабинетында да булды. Ул, базар икътисады шартларында тормышка әзер булу өчен, мәктәп партасыннан ук теге яки бу һөнәрнең нигезләрен белергә тиеш, дип саный иде. 2019 елның 19 декабрендә Өлфәт Мостафин уку сыйныфын ачуга шәхсән үзе килә. Коронавирус пандемиясе чорында бу кабинетта шәхси саклану чаралары тегелә башлады. Кыска вакыт эчендә авыл халкына меңгә якын медицина битлеге тапшырылды.

Моннан тыш, Өлфәт Мостафин башлангычы белән мәктәп Уфа технология һәм дизайн көллияте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас