+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2021, 12:35

Поездда җилдерәсегез киләме?

Уфаның Иван Якутов исемендәге паркында балалар тимер юлы эшли башлады.

Уфаның Иван Якутов исемендәге паркында балалар тимер юлы эшли башлады.

Агымдагы елның җәйге сезонында республиканың 350дән артык укучысы Уфа балалар тимер юлы полигонында тимер юлчылар һөнәрләре буенча гамәли укулар узачак.

Русия тимер юллары матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь тимер юлчылар, һөнәрләргә өйрәнеп, ел дәвамында алган белемнәрен һәм күнекмәләрен өч ай практикада кулланачак. Балалар тимер юлында алар үзләрен машинист, проводник, вагоннарны караучы, станция буенча дежур, электромеханик, юл монтеры һәм башка бик күп кирәкле тимер юл һөнәрләре ролендә сынап караячак.

Сезон башланыр алдыннан булачак тимер юлчылар остазлары белән бергә зур әзерлек эшләре башкарды. Белгечләр тарафыннан күчмә составка техник хезмәт күрсәтү үткәрелде, юл тикшерелде һәм ремонтланды, станцияләр территориясе тәртипкә китерелде.

Балалар тимер юлы эшләгән чорда “кече” магистраль тәрбияләнүчеләре өчен бу төр транспорт предприятиеләренә экскурсияләр, һөнәрләр белән танышу, слетлар һәм викториналар, балалар иҗаты күргәзмәләре һәм башкалар оештырылачак.

Сезон дәвамында балалар тимер юлы чәршәмбедән якшәмбегә кадәр эшләячәк. Поезд 11.00дән 18.30га кадәр көненә 25 рейс башкарачак. Анда теләгән һәркем йөри ала. Сезон эчендә кече магистраль 20 меңгә якын пассажирны йөртергә планлаштыра.

Бүгенге көндә Иван Якутов исемендәге парктагы Уфа балалар тимер юлы – илдәге иң борынгы юлларның берсе. Анда хәрәкәт 1953 елның 10 маенда ачыла. Юлның озынлыгы ике километр, анда “Юность” һәм “Приозерная” станцияләре эшли.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас