Бүген Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында “АРТ-Корылтай. Балалар 0+” мәдәни форумы узды.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Уфаның "Торатау” Конгресс-холлы иртәдән бирле гөрләп тора. Биредә “АРТ-Корылтай. Балалар 0+” мәдәни форумы бара.
Әлеге гадәти булмаган форумга программа проектын махсус балалар төркеме эшләгән. “АРТ-Корылтай” мәдәни форумы кысаларында “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалы оештырган “АРТ-Корылтай. Балалар” стратегик сессиясе узган иде. Балалар сессиясе бөтен республикадан талантлы кызлар һәм малайларны аралашу һәм төрле проектлар булдыру өчен берләштерде.
Бүгенге чара кысаларында эшлекле, белем бирү һәм күңел ачу программалары планлаштырылган иде. Кызлар һәм малайларны арт-мәйданчыклар, осталык дәресләре, сәнгать эшләре күргәзмәләре, балалар кинопробалары һәм башка кызыклы чаралар үзләренә җәлеп итте. Балалар үзләрен актерлык өлкәсендә сынап карады, режиссура һәм балалар анимациясе буенча осталык дәресләрендә катнашты. “Тамыр” балалар- үсмерләр телеканалының яшь хәбәрчеләре кастинглар үткәрде.
Шунысы аеруча сөенечле: бәйрәмдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килүче театраль мәктәп студиясендә шөгыльләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты. Башкаланың төрле иҗади берләшмәләрендә, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар сәләтләрен күрсәтте, музыкаль чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәде. Кыскасы, бу чарада һәр бала үзен "йолдыз" итеп тоя алды.
Форум кысаларында узган пленар утырышта республика Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнаштылар.
— Бүген шундый могҗизалы бәйрәм – без, өлкәннәр, үзебезнең балачагыбызны искә төшерәбез. Без инде балачак илендә булдык һәм шуңа да сезне ныграк аңларга, ярдәм итәргә тиешбез. Ләкин еш кына көндәлек мәшәкатьләр аркасында сезнең фикерләрне, үсешегез, киләчәгегез, гомумән, үзегезне бәхетле итеп тою өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сорашырга онытабыз. “Арт-Корылтай. Балалар” мәдәни форумы безгә, өлкәннәргә, шушы хакта уйланырга, сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк, — диде Каринэ Хәбирова.
Чараның бу өлешендә балалар экспертлар сыйфатында чыгыш ясады, республиканың төрле өлкәләрдәге социаль үсешенә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдим итте. Әлеге мәдәни форумга күрше республика кунаклары — Актаныш районыннан бер төркем балалар да килгән иде.
Эшлекле үткән мәдәни форум балаларга киләчәктә хыялларының чынга ашуына ышаныч бирде.