Белорет районында - фаҗига.
Кичә, 1 июнь көнне, 19:00 сәгатьтән соң, Белорет районында Уфа - Инҗәр - Белорет автомобиль юлының 186нчы чакырымында Чиләбе өлкәсендә яшәүче 40 яшьлек кеше «Велс-250» мотоциклында юл коймасына бәрелеп үлгән.
Төбәк автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлакәт урынында җан биргән.
Мәрхүмнең машина йөртү хокукы булмавы мәгълүм, өстәвенә, мотоцикл билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән.
Ир ике көпчәкле транспорт чарасын Инҗәр авылында сатып ала һәм өенә кайтып барган була.
Авария факты буенча тикшерү башланды.
Фото: УГИБДД МВД по РБ