Соравыгызны бүген үк бирегез
3 июньдә Башкортстан юлдаш телеканалында җәйге ялны оештыру мәсьәләләре буенча брифинг узачак.
3 июньдә Башкортстан юлдаш телеканалында җәйге ялны оештыру мәсьәләләре буенча брифинг узачак.
3 июньдә 19 сәгатьтә БСТ һәм Башкортстан Республикасы идарә үзәге җәйге ялны оештыру мәсьәләләре буенча туры эфирда брифинг үткәрәчәк. Бер сәгать дәвамында туризм өлкәсендәге экспертлар тамашачыларга балаларны сәламәтләндерү сезонын оештыру нечкәлекләре турында сөйләячәк, гаилә белән ял итәргә кая барырга киңәш бирәчәк, оештырылган туристик маршрутлар белән таныштырачак. Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе вәкилләре су коену вакытында хәвефсезлек чаралары турында сөйләячәк.
Сез республикада туристлык сезоны темасы буенча барлык сорауларыгызны БСТның ВКонтакте төркемендә https://vk.com/wall-27097047_251949 һәм Башкортстан Республикасы идарә үзәге төркемендә https://vk.com/tsur_bashkortostan бүгеннән бирә аласыз.