+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июнь 2021, 04:35

Каты кырауларга әзер булыгыз!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Май бик эссе булса да, җәйнең беренче көннәре җилле-яңгырлы салкынча көннәр белән башланды. Якындагы өч көндә Башкортстан территориясенә салкын һава керәчәк, төнлә кырау төшүе көтелә.

"Башгидрометүзәк" белгечләре хәбәр итүенчә, бүген урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Җомга һәм шимбә явым-төшем фаразланмый. Әмма төнлә кискен салкын һава көтелә — термометр баганалары төнлә +3, +8 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән кырау төшүе ихтимал.

Әйтергә кирәк, 6 июньдә республикада һава торышы гадәти +26 градуска кадәр җылыначак. Җил көнчыгыштан талгын исәчәк. Ниһаять, җәйнең ямьле җылы көннәре башланыр дип өметләник.

Фото: yar.mk.ru
Читайте нас