+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 14:04

Андрей Турчак Башкортстанга киләчәк

"Вверх" проекты бездә ничек тормышка ашырыла?

"Вверх" проекты бездә ничек тормышка ашырыла?
"Бердәм Русия" партиясе советы генпральный секретаре, Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында "Башинформ" агентлыгына киләсе атнада Башкортстанга эш сәфәре белән килергә планлаштыруы турында сөйләде. Сәфәрнең төп максатларының берсе - "Вверх" партия проектында катнашучылар белән аралашу. Исегезгә төшерәбез, бу уникаль мобиль кушымта "Бердәм Русия"нең актив әгъзаларын һәм тарафдарларын тәкъдим итүгә һәм аларның башлангычларын хуплауга юнәлтелгән.
«Без аны гамәлгә ашыруга йомгаклар ясыйбыз, анда актив катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу планлаштырылган, анда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышырга ниятлибез. Башкортстанда республика үсешенең локомотивлары булырга тиешле күпсанлы проектлар әзерләнгән. Аларны тормышка ашыру турында фикер алышачакбыз һәм бу проектлардан "Бердәм Русия" партиясе программасына керәчәкбез, аның белән ул сайлауларга барачак", - дип билгеләде Андрей Турчак.
Аның сүзләренчә, республика сайлаучылары "Бердәм Русия"нең беренчел тавыш бирүендә югары активлык күрсәтте.
Читайте нас