+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 11:45

"Башкорт сода компаниясе" белән килешү төзелде

Радий Хәбиров белән Эдуард Давыдов килешүгә кул куйдылар.

Радий Хәбиров белән Эдуард.Давыдов килешүгә кул куйдылар.
Бүген Петербургта үткән Халыкара икътисади форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Башкорт сода компаниясе» җәмгыяте генеральный директоры Эдуард Давыдов республика территориясендә 27,6 миллиард сумлык эре предприятие проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешү имзаладылар. Сүз хлор һәм каустик сода җитештерү турында бара.
Проектның мөһимлеге натр җитештерүнең искергән технологиясен заманча технологиягә алыштыру кирәклеге белән бәйле. Мембраналы технология югары сыйфатлы товар продукциясе алуны тәэмин итә һәм энергия ресурсларының чагыштырмача түбән чыгымнарында экологик яктан чиста булып тора. Мембрана электролизының заманча җайланмасына күчү җитештерү куәтен арттырырга, терекөмеш һәм диагмент мәйданчыкны ябарга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, персонал өчен экологик хәлне һәм хезмәт шартларын яхшыртачак.
Проектны гамәлгә ашыру 2022-26 елларда планлаштырыла.
Читайте нас