+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 11:48

Башкортстанның эше югары бәяләнде

Игорь Комаров рейтинг күрсәткечләрендә Идел буе федераль округының 4 төбәге булуын белдерде.

Игорь Комаров рейтинг күрсәткечләрендә Идел буе федераль округының 4 төбәге булуын белдерде.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан хакимиятенең республикадагы инвестицион мөхитне яхшырту өчен башкарган эшен югары бәяләде.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ПЭМФ-2021 күргәзмәсендә Башкортстан стенды янында булды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров экспозиция буенча зур булмаган экскурсия үткәрде. Аннан соң Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров сөйләшүләр бүлмәсендә республикадагы эшләрнең агымдагы торышы һәм Башкортстанның Петербург Халыкара икътисади форумында катнашуы турында фикер алыштылар.
«Рейтингта беренче унлыкка Идел буе федераль округының дүрт төбәге кергән. Бу хәл барыбыз өчен дә шатлыклы, әмма, беренче чиратта - Башкортстан өчен. Зур эшләр башкардык, ул дәвам итәр дип өметләнәбез. Инвестиция рейтингы республика мохитен һәм үсешен чагылдыра. Бу - яхшы нәтиҗә", - диде Игорь Комаров.
Читайте нас