+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 14:48

"Газпром" белән юл картасы төзелде

Килешү берничә башлангычка юл ачачак.

Килешү берничә башлангычка юл ачачак.
Бүген Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» җәмгыятенең идарә рәисе Алексей Миллер югары технологияле, шул исәптән импортны алмаштыручы, республика оешмалары продукциясен компания мәнфәгатьләрендә куллануны киңәйтү буенча юл картасын имзаладылар.
Документ нигезендә, Башкортстан төбәк предприятиеләренең продукциясен "Газпром" объектларында потенциаль файдалану өчен тәкъдимнәрен формалаштырачак. Компания бу продукциянең корпоратив техник таләпләргә туры килүен бәяләячәк һәм аны гамәлгә кертүнең конкрет объектларын билгеләячәк. Сертификатлауны уңышлы үтәчәк җиһазлар һәм материаллар үрнәкләре "Газпром"да кулланылышка кертелгән матди-техник ресурсларның бердәм реестрына алыначак. «Газпром» стратегик проектларын гамәлгә ашыруда беренче чиратта илебез предприятиеләренең потенциалына таяна.
Юл картасын гамәлгә ашыру яңа югары технологияле җиһазлар җитештерү күләмнәре артуга, төбәк фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын арттыруга ярдәм итәчәк.
Читайте нас