+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Июня 2021, 06:40

Июнь салкын булачак, диләр...

Синоптиклар моның сәбәбен аңлатты.

Синоптиклар моның сәбәбен аңлатты.

Башгидрометүзәк белгечләре Башкортстанда июньдә һава торышына фаразларын җиткерде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика территориясендә җәйнең беренче аенда аномаль эсселек көтелми. Моның сәбәбе — атмосфера фронты үзгәрү.

“Республиканың күпчелек районнарында, Төньяк һәм Урал аръягыннан тыш, көчле яңгырлар явып узды. Иң күп явым-төшем (айлык норманың 40-43 проценты) республиканың Туймазы һәм Архангель районнарында туры килде", — дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәк экспертлары.

Алдагы ял көннәрендә, 5 һәм 6 июньдә, явым-төшем көтелми диярлек, ә термометр баганалары көндез +20,+25° градуска кадәр күтәреләчәк, бу июнь өчен хас, ә төнлә һава температурасы +7,+12°, урыны белән +2 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптиклар июньдә яңгырлар күп явуын көтми. Аларның саны нормадан кимрәк булачак (норма - 40-70 мм).

Фото: izvestiaur.ru
Читайте нас