Моның өчен медицина хезмәткәре аларның өенә килә.
Республикада физик халәте һәм сәламәтлеге аркасында мөстәкыйль рәвештә коронавирус инфекциясеннән прививкага килә алмаган кешеләр бар. Ә аларга вакциналану бик мөһим, чөнки алар Covid-19 йоктырганда авыру тагын да катлауланырга мөмкин. Хәзерге вакытта аз хәрәкәт итүче кешеләрдән гаризалар күп килә.
Гражданнарның бу категориясен күчмә бригадалар өенә барып вакциналый. Сovid-19дан өйдә прививка алу өчен яшәү яки теркәлү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә һәм вакциналанырга гариза калдырырга кирәк.
Арытаба мобиль бригаданың пациентка уңайлы килү көнен һәм вакытын билгеләү өчен поликлиника хезмәткәре элемтәгә керә. Өйдә гражданнар, вакциналау пунктындагы кебек үк, табиб тарафыннан мотлак каралырга тиеш. Шуннан соң гына кешегә препарат кертелә, медицина хезмәткәре мөмкин булган аллергияләрне күзәтү өчен пациент янында 30 минут тирәсе була.