+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 14:00

Свердловск өлкәсе белән хезмәттәшлек ныгый

Килешүгә кул куелды.

Килешүгә кул куелды.
Бүген Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә төбәкләрнең хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйдылар.
- Свердловск өлкәсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне, товар әйләнешен, икътисади элемтәләрне ныгытуны дәвам итәбез. Кайбер уртак проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, өлкәдә 30 меңнән артык башкорт яши, безнең өч эре тарихи-мәдәни үзәк эшли. Һәм мин Евгений Владимировичка рәхмәтлемен, ул безнең ватандашларыбызга яхшы яшәсеннәр, аларның үз мәдәниятләрен һәм телен үстерү мөмкинлеге булсын өчен күп эшләр башкара.
Читайте нас