+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июнь 2021, 05:05

Яңа ел каникуллары кыскарамы?

Яңа ел бәйрәмендә ничек ял итүебез билгеле булды.

Яңа ел бәйрәмендә ничек ял итүебез билгеле булды.

Русиялеләрне 2022 елда, 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, ун көнлек Яңа ел каникуллары көтә. Киләсе елның соңгы көне шулай ук ял булачак, чөнки шимбәгә туры килә, дип белдерде Русия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Петербургтагы Халыкара икътисади форумда. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн ял булачак — 31 декабрьгә гыйнварда 9 көн өстәләчәк. 2022 елда 31 декабрь шимбә көнгә туры килүен исәпкә алып, ул эш көне булачак", — диде ул.
Май бәйрәмнәрендә яллар шулай ук озын булачак, дип өстәде министр. "Май бәйрәмнәренә килгәндә, бездә майның беренче көннәрендә дә, 9 майга да дүртәр ял көне булачак. Шуңа бәйле рәвештә, бу безнең гражданнарга көндәлек эш көннәреннән бераз ял итәргә мөмкинлек бирәчәк", — дип белдерә ул.

Фото: ninetrends.ru
Читайте нас