+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2021, 11:00

Коронавирус гомерләрне өзә...

Башкортстанда бу авыруны йоктыручылар саны тагын 90га арткан.

Башкортстанда бу авыруны йоктыручылар саны тагын 90га арткан.

Кызганычка каршы, республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган. Хәзер үлүчеләр саны 532гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 160 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 29ы авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Амбулатор дәваланучлары саны – 1274. Алар авыруны чагыштырмача җиңел кичерә.
Бер тәүлектә 30 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савгучылар саны — 36777.
Пневмония очраклары да көн саен ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 106 кешегә куелган. 96 кеше пневмониядән савыккан.

Фото: m.region29.ru
Читайте нас