+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2021, 07:50

Бу агачлар шаулап үсәр әле!

Башкортстанда быел яз 1,5 миллион үсенте утыртылган, экологик акцияләрдә 160 мең кеше катнашкан. Бу хакта республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте.

Республикада, шулай ук, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” акциясе узды. Иң күп агачлар Белорет (51,6 мең үсенте һәм эре агач), Кырмыскалы (50,6 мең), Зилаер (34 мең), Бөрҗән (32 мең), Борай (3,2 мең) һәм Ишембай районнарында (24,5 мең) утыртылган.

“Быел республикада проект буенча бүлеп бирелгән 162,3 миллион сумнан 69 миллион сумы урман тергезү чараларына юнәлтелде. Бүгенге көнгә урманнарны тергезү һәм үсенте үрчетүнең агымдагы елга план күләменең 90 процентыннан артыграгы, яки 6300 гектарда башкарылды, 6910 гектарда планлаштырылды.

Урманнарны тергезүнең иң зур күләмнәре нәкъ менә урман хәзерләү аеруча интенсив барган районнарда үткәрелде”, - дип билгеләп үтте Марат Шәрәфетдинов.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас