МЧС республика халкын һава торышының кискен начараюы турында кисәтә.
8 июньдә республикада һава торышының кискен начараюы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, төбәктә гадәттән тыш янгын куркынычы саклана. Шулай ук яшенле яңгыр һәм давыллы җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Алдагы тәүлектә аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил төнлә тотрыксыз, көндез төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, яшен вакытында 17 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы 5-10 градус, урыны белән 11-16, көндез 22-27 градус. Автомобиль юлларында күренеш начарлану күзәтелмәячәк.
Фото:tamlife.ru