+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2021, 17:30

Радий Хәбиров:"Бу Русия Президенты бүләге түгел"

Владимир Путин "Башкортстан сода компаниясе" акцияләренең пакетын Башкортстан идарәсенә тапшыруны раслады.


Владимир Путин "Башкортстан сода компаниясе" акцияләренең пакетын Башкортстан идарәсенә тапшыруны раслады.

Русия Президентының "Башкортстан сода компаниясе"акционерлар җәмгыяте турында" 2021 елның 7 июнендәге Указы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Документта:

"Химия сәнәгатен үстерү максатларында Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы тәкъдимнәрен кабул итәргә карар бирәм:
а) "Башкортстан сода компаниясе" акционерлар җәмгыятенең федераль милектәге 38,3 процент гади акцияләрен (634 174 данә) Башкортстан Республикасы милкенә тапшырырга;
б) "Башкортстан сода компаниясе" акционерлар җәмгыятенең 11,7 процент гадәти акцияләрен (194 151 данә) федераль милектәге төбәк фондына (Уфа шәһәре) акционерлар җәмгыятенә ышанычлы идарә итугә тапшырырга", — диелә.

"Башкортстан сода компаниясе" Русия стратегик предприятиеләре исемлегенә кертелде. Указ кул куелган көннән үз көченә керә.

«Бу Русия Президенты бүләге түгел. Без моны зур җаваплылык һәм Президентның ышанычы дип бәяләргә тиеш. Предприятиенең торышы өчен без сезнең белән җаваплылык тотачакбыз. Һәм монда, әлбәттә, бик җитди эшләргә кирәк булачак», — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Май азагында Башкортстан Башлыгы танылган «Зифа» һәм «Луч» брендлары астында кер юу порошокларын яңадан җитештерүгә старт бирде. Петербург халыкара икътисади форумында төбәк территориясендә 27,6 миллиард сум күләмендә инвестицияләр белән эре предприятие проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында БСК белән килешүгә кул куелды.

Фото: Башинформ
Читайте нас