+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2021, 07:09

Торак-коммуналь хуҗалык күрсәткечләре яхшыра

Бик күп юнәлешләр буенча без "яшел зона"га чыктык.

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирина Голованова бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Ул анда әлеге вакытка булган төзелеш буенча мәгълүматларга да тукталды.
- Башкортстан торак һәм төзелеше туктатылган йортлар саны буенча Русиядә 3 урында тора.
Шул ук вакытта, 24 мартка 60 меңнән артык торак йорт - ресурслар белән тәэмин итү килешүе системасына, ТКО операторлары белән 253 мең йорт килешү системасына кертелмәгән. Бу күрсәткечләр буенча республика "кызыл зонада" иде.
Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортлар буенча узган 2 айда системага төбәк ТКО операторлары белән 8 меңнән артык килешү, ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау турында 3 меңгә якын карар кертелгән.
Күпфатирлы йортлар буенча республика биш күрсәткеч буенча "яшел зонага" чыкты.
Торак йортлар һәм төзелеше блокланган йортлар буенча мониторинг 3 күрсәткеч буенча алып барыла. 31 майга алар барысы да "яшел зонага" чыккан.
- Ресурслар белән тәэмин итү шартнамәләрен ГИСка кертү буенча 58 меңгә якын шартнамә төзелгән. Беренче чиратта, ресурслар белән тәэмин итүче эре оешмалар шартнамәләре «Башкортстанның Энергия сату компаниясе» һәм «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятьләре белән төзелгән. Республикага бу күрсәткеч Русиядә лидер рәтендә булу мөмкинлеге бирә, - диде Ирина Голованова.
Шулай ук ТКО белән эш итү буенча төбәк операторлары да зур эш башкарган. Алар тарафыннан 250 мең килешү төзелгән, бу сан буенча без Русиядә өченче урында.
Шулай итеп, Башкортстан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр белән ГИС системасын тулыландыру буенча федераль рейтинг нигезендә барлык күрсәткечләр буенча агымдагы елның июнь башына илнең "яшел зонада" булган төбәкләрнең берсе булып тора.
Читайте нас