Уфада Николай Дмитриев урамыннан Завод урамына кадәрге участокта Һәдия Дәүләтшина бульвары буенча асфальт-бетонның өске катламын салуга керештеләр.
Бульвар «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында яңартыла. Эшләрнең гомум озынлыгы 1,1 километрдан артык.
- Яхшы юллар - кешеләрнең тормыш уңайлыгы һәм логистика тизлеге генә түгел, ә хәвефсезлек мәсьәләсе дә. Якындагы дүрт елда, 2024 елга, юлларның 85 процентын норматив халәткә китерү планлаштырыла, - дип ассызыклады Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков.
Юл төзүчеләр аны тергезәчәк һәм ныгытачак, электр тапшыру һәм элемтә линияләрен алыштырачак. Моннан тыш, урам-юл челтәре участогында тышкы яктырту яңартылачак. Проектка ярашлы, шулай ук, юл хәрәкәте шартларын яхшыртучы һәм аның хәвефсезлеген арттыручы эшләр дә каралган. Шулай итеп, яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк.
Эшләр тәмамланганнан соң термопластик горизонталь юл тамгасын төшерәчәкләр. Шулай ук «Сәүдәгәр» сәүдә комплексы янында яңа светофор урнаштыру планлаштырылган.
Хәзерге вакытта, асфальт җәюдән тыш, юлчылар борт ташлары урнаштыру, яраксызга килгән иске асфальтны фрезерлау белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 2,86 мең квадрат метр мәйданда аскы катлам салу эшләре башкарылган.
Шәһәр хезмәтләре юл эшләре белән бәйле вакытлыча юл хәрәкәтен чикләүне аңлап карауны сорый. Ремонт участокларында автотранспорт хәрәкәтенә кыенлыклар булырга мөмкин.
Төзелгән муниципаль контракт нигезендә, объектта эшләрне тәмамлау срогы - 2021 елның 29 октябре.
2021 елда Башкортстан Республикасында гомумдәүләт проекты кысаларында норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлешен 71,92 поцентка кадәр арттыру планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru