+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июнь 2021, 16:10

Владимир Путин Шарль Мишель белән ни турында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путин белән Евросовет башлыгы Таулы Карабахтагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Русия Президенты Владимир Путин белән Евросовет башлыгы Таулы Карабахтагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Русия Президенты Владимир Путин Евросовет башлыгы Шарль Мишель Таулы Карабах белән Русия, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан лидерларының белдерүләрен алга таба гамәлгә ашыруның мөһимлеген исәпкә алып сөйләштеләр, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

"Русия, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан лидерларының 2020 елның 9 ноябрендәге һәм 2021 елның 11 гыйнварындагы белдерүләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыруның мөһимлеген исәпкә алып, Таулы Карабах тирәсендәге агымдагы вәзгыять хакында фикер алышынды.

Өстенлекле бурычлар арасында төбәктә икътисади һәм транспорт элемтәләрен ачу, халыкның гуманитар проблемаларын хәл итү билгеләнде. Шарль Мишель үткәрелә торган эшләргә, шул исәптән ОБСЕ (Русия, АКШ, Франция) Минск төркеме рәистәшләре линиясе буенча да фикерен белдерде", - диелә хәбәрдә.


Фото: ria.ru
Читайте нас