+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2021, 07:40

Хөкүмәттә өстәмә камералар урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Хөкүмәт президиумының чираттагы утырышы узды. Автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чаралары сыйфатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өстәмә фото-видеофиксация камераларын урнаштыру мәсьәләләре каралды.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Хөкүмәт президиумының чираттагы утырышы узды. Автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау чаралары сыйфатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өстәмә фото-видеофиксация камераларын урнаштыру мәсьәләләре каралды.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль әһәмияткә ия булган гомум файдаланудагы автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик фотога төшерү өчен өстәмә 100 берәмлек комплекс урнаштыру турында күрсәтмә бирде, - диде Андрей Назаров. - Бу техник сорау түгел. Автомобильчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең тормыш һәм сәламәтлеге конында. Безнең гомум бурыч - юл-транспорт һәлакәте санын киметү.

- 2020 елда республиканың автомобиль юлларында 3 757 юл-транспорт һәлакәте булды, 2019 ел белән чагыштырганда, 532 юл-транспорт һәлакәтенә яисә 12 процентка кимрәк, шул ук вакытта 455 кеше һәлак булды - бу, алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 14 кешегә яки 2 процентка кимрәк, - дип хәбәр итте вице-премьер Раиф Абдрәхимов. - Шул ук вакытта һәр дүртенче юл-транспорт һәлакәте машина йөртүчеләрнең билгеләнгән тизлек режимын арттыруы аркасында килеп чыкты. Автоматик фото-видеофиксацияләү комплексларын куллану һәлакәтләрнең кимүенә китерә.

2021 елның 5 аенда республика бюджетына кергән фото-видеофиксация камераларыннан штрафлар 320,9 млн. сум тәшкил иткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш - 133,2 процент. Хәзерге вакытта Башкортстанда автоматик фото-видеофиксациянең 1015 комплексы урнаштырылган һәм эшли.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас