Оператив киңәшмәдә республиканың Петербург Халыкара икътисади форумындагы эшенә йомгак ясалды.
Республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов Петербург Халыкара икътисади форумында башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул белдерүенчә, төбәккә инвестицияләр белән Транснациональ корпорацияләр кызыксынган. Төбәк властьлары фикеренчә, чит ил бизнесы ягыннан кызыксыну, шул исәптән, Башкортстанның Русия төбәкләре инвестицион мохите рейтингында югары позициядә торуы сәбәпле арткан.
Чыннан да, Петербург Халыкара икътисади форумында делегация бик актив катнашты. Чара мәйданчыгында делегациядә катнашучылар 100дән артык потенциаль инвесторлар, инвестицион фондлар, үсеш институтлары белән сөйләшүләр һәм очрашулар уздырды. Гомумән, Радий Хәбиров белдерүенчә, республика кул куелган килешүләр буенча төбәкләр арасында тәүге бишлеккә кергән, имзаланган килешүләр суммасы – 122 миллиард сум, аларны гамәлгә ашыру төбәктә 2 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан, Ленинград, Тула өлкәләре, Краснодар краеннан соң, 4нче урынны алган.
Форумда игълан ителгән эре проектлар арасында — Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү, “Башкортстан сода компаниясе” җитештерүен модернизацияләү, йомычка плитәләре җитештерүне реконструкцияләү, ДВП һәм ОСП өчен компонентлар җитештерүне оештыру (“Кроношпан” компаниясе), заманча ит эшкәртү предприятиесен төзү (“Таврос” компанияләр төркеме), керамик плитка җитештерүне киңәйтү (“Lasselsberger” компаниясе), “Салаватстекло” производствосын реконструкцияләү.
— Республика, шулай ук, “Роскосмос”, “Газпром”, МГИМО, Русия Федерациясенең Тышкы икътисади банкы, “Росгеология” белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде, илнең башка субъектлары делегацияләре һәм федераль үсеш институтлары белән очрашулар үткәрде. Инде әйтеп үтелгәнчә, форумда Русия төбәкләрендә инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде, без 5нче позицияне билибез. Монда тукталып калырга ярамый, алга таба үсәргә кирәк, — дип белдерде Рөстәм Моратов. — Израиль дәүләтенең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Бен Цви белән очрашу уздырылды, Уфадан Тель-Авивка туры авиарейс ачу турында фикер алышынды. 3 июньдә Бәһрәйн Корольлегенең чит ил эшләре министры Абдуллатиф бин Рәшид Әл Заяни белән очрашу узды. Республика үсешенең перспектив юнәлешләре турында җитди сөйләшү булды.
Шулай ук, “Роскосмос” генеральный директоры Дмитрий Олегович Рогозин белән очрашу үткәрелде. Башкортстанның “Роскосмос” белән уртак комиссиясенең беренче утырышы 25-27 июньдә Сибайда узачак Урал инвестицион сабантуе кысаларында ук планлаштырыла.
“COVID-19” вакцинасының беренче һәм икенче компонентын Башкортстанда яшәүче 295 мең кеше алды, дип хәбәр итте төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә вакциналау темплары артты, әмма резервлар бар әле. Бу атнада Башкортстанга тагын 20 мең доза вакцина кайтачак. “7 июньгә республикага коронавирус инфекциясен кисәтү өчен 428 меңнән артык вакцина кайтартылган. Бүгенге көндә 385 мең кеше беренче компонент белән вакциналанган. Бу алынган вакцинаның 89 проценты”, — дип белдерде министр.
Уфада Агыйделнең яңа яр буенда көн саен меңнән артык кеше, ә бәйрәм көннәрендә дүрт меңгә кадәр кеше була. Бу җәйдә ял итү урынын төрле фестивальләр һәм чаралар белән баету планы эшли башлаячак. Бу хакта оператив киңәшмәдә шәһәр мэры Сергей Греков хәбәр итте. “Яр буе гидротехник корылма гына түгел, ул шәһәр халкының һәм башкала кунакларының яраткан урыны да булды. 5 километрга сузылган яр буе мәдәни вакыйгалар, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урынына әверелә, — дип билгеләде шәһәр хакимияте башлыгы. — Язгы ташу тәмамланганнан соң без оператив рәвештә яр буеның түбән дәрәҗәсен чистарту буенча чаралар комплексы уздырдык, язгы ташу вакытында җимерелгән парапет участогын тергездек”.
Яр буеның чисталыгын шәһәрнең коммуналь хезмәтләре контрольдә тота. Биредә көн саен 6 берәмлек махсус техника, шулай ук юл эшчеләре эшли. Хәзер биредә сигез стационар булмаган объект, җиде бәдрәф, ике медпункт һәм ике полиция пункты исәпләнә. Санкцияләнмәгән сәүдәне булдырмау буенча эш алып барыла. Шулай ук велосипед һәм электр самокатлары яратучылар өчен маршрутлар һәм урыннар билгеләнә.
Радий Хәбиров Уфада ял итү өчен яхшы объект пәйда булды, бары тик аңа җан өрергә генә кирәк, дип билгеләде. “Ремонтны тизрәк төгәлләргә кирәк. Һичшиксез, озак, җентекле, авыр эш нәтиҗәсендә халык ял итү өчен яхшы объект алды. Эшкуарларга мөрәҗәгать итәм, бер-ике елдан соң анда бер генә квадрат метр да буш булмаячак. Яр буе акрынлап җанлана, анда стационар булмаган сәүдә барлыкка килә. Быел анда ике-өч объект – төрле дәрәҗәдәге рестораннар, спорт объектлары төзелешен башларга кирәк. Яр буе уфалыларның яраткан урынына әверелә бара. Ул яшәргә һәм эшләргә тиеш. Бик матур урын”, — дип ассызыклады республика Башлыгы.
Чарада Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Головановага күпфатирлы йортларда начар капиталь ремонт ясаучы подрядчыларга акча түләмәскә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, бу очракта эшне кабул итмәскә һәм әлеге позицияне тотарга кирәк, хәтта подрядчылар судка бирсә дә. “Ә ке-шеләр аңламаган җирдә, бу җәһәттән тәртип урнаштыру өчен, мин хокук саклау органнарын җәлеп итәчәкмен”, — дип нәтиҗә ясады төбәк җитәкчесе.
Башкортстанда быел яз 1,5 миллион үсенте утыртылган, экологик акцияләрдә 160 мең кеше катнашкан. Бу хакта киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте. Республикада шулай ук Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” акциясе узды. “Быел республикага проект буенча бүлеп бирелгән 162,3 миллион сумның 69 миллионы урман тергезү чараларына юнәлтелгән. Бүгенге көндә урманнарны ясалма тергезү һәм урман үрчетү бу ел планы күләменең 90 проценттан артыграгы үтәлгән”, — диде Марат Шәрәфетдинов.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.