Республика Башлыгы Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Александр Булушевны билгеләү турындагы указга кул куйды.
Александр Булушев 1967 елның 16 сентябрендә Новосибирск өлкәсендә туган. Читтән торып Бөтенрусия финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 1994 елдан бизнеста. Соңгы елларда «Промгеосырье» компаниясен җитәкли, «БитумОйл» директоры урынбасары, шәхси эшкуар була. Закон буенча, дәүләт хезмәткәрләре бизнес алып барырга хокуклы түгел, шуңа күрә Булушев үзенә караган кыйммәтле кәгазьләрне ышанычлы идарәгә тапшыру буенча чаралар күргән.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның февраль аенда элекке министр Алан Марзаев үз теләге белән отставкага киткән иде, бу вакыт аралыгында ведомство җитәкчесе вазыйфаларын Виктор Жульков башкарды.
«Республика Башлыгы Радий Хәбиров тармак министрын билгеләргә ашыкмады, бу мәсьәләгә бик җитди карады. Республиканың юл хуҗалыгы үсә, өлкә хәзер иң күләмлеләрнең берсе. Эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, республика, федераль бюджеттан юллар ремонтлауга миллиардлаган сумнар юнәлтелә, шәхси акчалар җәлеп ителә. Эре инвестпроектлар тормышка ашырыла. Бу катлаулы эшне оештыру өчен җитди тәҗрибә, процессларны тирән аңлаган белгечләр кирәк. Команданың бер өлеше булырдай профессиональ кешене табу тиз эш түгел, шуңа күрә сайлау процессы бик җентекле барды", - дип саный икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров.
Яңа җитәкче алдында шул ук бурычлар тора – эре инфраструктура проектларына федераль акчалар җәлеп итү, юлларда аварияләрне һәм үлем-китемне киметү, җәмәгать транспортының хәвефсезлеген арттыру, республиканың барлык шәһәрләрендә пассажирлар ташуның нәтиҗәле системасын оештыру, «Башавтотранс»та уңайлы автобуслар паркын арттыру һәм башкалар.
Фото: башинформ