Уфаның Затон микрорайоны территориясен комплекслы үстерү проектын республика башкаласы хакимиятенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Сарапулова тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Уфаның Дим һәм Затон кебек районнары шәһәрне киңәйтү өчен резерв булып кала.
Зона үсешенең төп мәсьәләләре булып транспорт үтемлелеге һәм яңа эш урыннары булдыру, шулай ук территорияне төзекләндерү, торак фондын яңарту һәм киңәйтү, мәктәпләр, поликлиникалар төзү, җәмәгать киңлекләрен оештыру торачак. Уфаны үстерү планы проекты өч күпер төзүне һәм 42 километр автомобиль юлын төзүне күздә тота. Бу чаралар киләчәктә районның транспорт белән тәэмин ителешен арттырачак. Үсеш проекты 8 Март бистәсендә зур торак комплекслар төзүне дә күздә тота.