Сәфәрнең төп максатларының берсе — партиянең “Вверх” проектында катнашучылар белән аралашу.
Иртәгә, 10 июньдә, Уфага эш визиты белән “Бердәм Русия” партиясе Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак килә. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ул “Башинформ” агентлыгына сәфәрнең төп максатларының берсе — “Вверх” проектында катнашучылар белән аралашу, дип сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, бу уникаль мобиль кушымта "Бердәм Русия"нең актив әгъзаларын һәм тарафдарларын тәкъдим итүгә һәм аларның башлангычларын хуплауга юнәлтелгән.
«Без аны гамәлгә ашыруга йомгаклар ясыйбыз, анда актив катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу планлаштырылган, анда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышырга ниятлибез. Башкортстанда республика үсешенең локомотивлары булырга тиешле күпсанлы проектлар әзерләнгән. Аларны тормышка ашыру турында фикер алышачакбыз һәм бу проектлардан кайберләрен "Бердәм Русия" партиясе программасына керәчәкбез, аның белән ул сайлауларга барачак", - дип билгеләде Андрей Турчак.
Андрей Турчак шулай ук “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге конференциясендә катнашачак.
Турчак “Шәһәр мохите” һәм “Тарихи хәтер” кебек партия проектларына зур игътибар бирә. Әлеге проектлар кысаларында Уфада кайбер объектларда булу планлаштырыла.
Андрей Турчак Республика белән идарә итү үзәгендә дә булачак.
Фото: bashinform.ru