+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 июнь 2021, 05:10

Электр самокатлары проблемасын ничек хәл итәргә?

Динар Гыйльметдинов электр самокатлары белән проблемаларны хәл итәргә тәкъдим итте: моның ысуллары - аерым юллар һәм машина юлына чыгуны чикләү.

Динар Гыйльметдинов электр самокатлары белән проблемаларны хәл итәргә тәкъдим итте: моның ысуллары - аерым юллар һәм машина юлына чыгуны чикләү.

Кик-шеринг (электр самокатолары прокаты) көчәя бара. Шул ук вакытта элекстросамокатларны яратучылар катнашлыгында теркәлгән аварияләр дә арта. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада рәсми рәвештә унбер шундый очрак теркәлгән.

Республика ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов, бу транспорт чарасында хәрәкәт итүне регламентлаштыру өчен башка илләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, ди. Мәсәлән, Германиядә электросамокатларны машина юлына чыгару буенча чикләүләр бар. Моннан тыш, бу илдә исерек хәлдә самокаттта йөрүчеләрне машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәләр, ә Русиядә бары тик 1000-1500 сум штраф каралган. Эш шунда ки, безнең самокат транспорт чарасына тиң түгел. Тулаем алганда, бәхәсләрнең күпчелек өлеше Русиядә самокатта йөрүчеләрнең юридик статусы билгесезлеге аркасында барлыкка килә.

"Электросамокатлар безнең ил, республика юлларында барлыкка килде. Исерек яшьләр шушы прокат электросамокатларына утыра, Октябрь проспекты буенча, Ленин урамы буйлап юл хәрәкәтенә каршы йөри. Чит илләрдә әлеге прокат самокатларында юл өлешенә чыгарга ярамый, билгеле бер локацияләр бар. Әгәр дә бездә бу кертелә икән, бездә дә хәл үзгәрәчәк, һәм юл-транспорт һәлакәтләре азрак булачак. Бу самокатны прокатка бирүчеләр кагыйдәләрдә машина юлына чыгу тыелуы турында язарга тиеш, моны эшләргә кирәк. Бездә бер генә "ләкин" бар, электросамокатта йөрүчеләр тротуарлардагы җәяүлеләр өстенә менә. Велосипедчылар һәм электросамокатлар өчен аерым юллар кирәк. Хаотик йөрү исә кире нәтиҗәләргә китерәчәк. Әле әгәр самокатта юл буйлап билгеләнмәгән урыннарда йөрсәләр, бигрәк тә исерек хәлдә булсалар, без аларны туктатабыз, протокол төзибез”, - ди Динар Гыйльметдинов.

Фото: ЮХХДИ
Читайте нас