Балаларны җәйге лагерьларга һәм сәламәтләндерү үзәкләренә җибәрергә ниятләгән ата-аналарны ялга китәр алдыннан медицина тикшерүен узарга кирәкме дигән сорау борчый.
Бүген, 8 июньдә, коронавирус инфекциясе буенча брифингта төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова шушы мәсьәләгә ачыклык кертте. Аның белдерүенчә, лагерьга баручы балаларга медицина тикшерүен, чыннан да, үтәргә кирәк.