+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2021, 14:40

Колыш авылына су килә

Кырмыскалы районының Колыш авылында суүткәргеч салу эшләре башланды.


Кырмыскалы районының Колыш авылында суүткәргеч салу эшләре башланды.


Колыш - Сәвәләй авыл биләмәсенә кергән зур булмаган авыл. Биредә бүген 200ләп кеше яши. Су белән тәэмин итү проблемасы биредә элек-электән үк бар иде. Шулай да, Фрунзе исемендәге колхоз бетерелгәннән соң, бу мәсьәлә аеруча кискенләште, чөнки 2004 елга кадәр системаның эшен тулысынча ул тәэмин итеп килде. Еллар узу белән суүткәргеч система яраксыз хәлгә килгән.
Әлеге вакыткача авыл халкы берничә урында казылган коелардан су ала иде. Әмма бу суның санитария нормаларына туры килмәвен һәркем яхшы белә. Нәкъ менә шуңа күрә да күпләр эчәр суны кибеттән ала башлаган иде.
Мәсьәләне хәл итү өчен 2020 елда элекке скважина тергезелде һәм суга анализ үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча бу су эчәргә яраклы булып чыкты.
Әлеге вакытта подрядчы оешма шушы чыганактан авылга суүткәргеч салу эшен башлады. Төзелеш эшләре муниципаль бюджеттан финанслана. Озакламый биредә су колонкасы барлыкка киләчәк, киләчәктә суүткәргеч авыл урамнары буенча да сузылачак.

Фото: район хакимияте битеннән.
Читайте нас