+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2021, 10:45

Яңа Мөслим авылы урамнары төзекләндерелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районына сәфәре вакытында, Яңа Мөслим авылында яшәүчеләрнең юлларның төзексез булуы уңаеннан шикаятьләрен тыңлап, «Башкиравтодор» генеральный директоры Илдар Юлановка 12 июньгә кадәр Яңа Мөслимгә һәм Үзәк урамга илтүче юлны ремонтлауны йөкләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районына сәфәре вакытында, Яңа Мөслим авылында яшәүчеләрнең юлларның төзексез булуы уңаеннан шикаятьләрен тыңлап, «Башкиравтодор» генеральный директоры Илдар Юлановка 12 июньгә кадәр Яңа Мөслимгә һәм Үзәк урамга илтүче юлны ремонтлауны йөкләде.

Үзәк юлны ремонтлау мәсьәләсе авыл халкы өчен аеруча кискен булып тора. Республика Башлыгы китү белән, икенче көнне үк Мәчетле районының юл-төзелеш идарәсе хезмәткәрләре эшкә кереште. Беренче чиратта, 1250 метр озынлыктагы һәм 6 метр киңлектәге асфальт-бетон катламының тузган катламы тергезелгән. Аннан соң түбәндәге эш төрләре башкарылды: юл читләрен ныгыту, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру һәм юл билгеләре урнаштыру. Соңгы нокта - 6 километр озынлыктагы юлда горизонталь юл тамгасы төшерү булды: авылга кергәндә күпердән алып Балакатай районы чигенә кадәр.
- Башта без биредә чокырлар ремонтладык. Өстәмә рәвештә тизлек режимын саклау өчен өч ясалма тигезсезлек һәм тиешле билге куелды, - дип фикерләре белән уртаклашты Мәчетле юл-төзелеш идәрәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Вадим Әсләмов.
- Бүген Яңа Мөслимгә һәм Үзәк урамга керү юлын асфальтлау эшләре тәмамланды. Эшчеләр кыска вакыт эчендә зур күләмле эш башкарды. Нәтиҗәдә, яңа мөслимлеләр төзекләндерелгән юллы булды, шуның өчен алар чиксез шат, - дип билгеләп үтте Олы Устьикин авыл биләмәсе депутаты Сәлимҗан Хәкимов. Ул Яңа Мөслим авылында яшәүчеләр исеменнән Башкортостан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм эшендә уңышлар, гаилә бәхете һәм озын гомер теләде.

Фото: Башинформ
Читайте нас