+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июнь 2021, 08:15

Журналистлар дусларын җыйды

Әлеге мизгелләрдә Уфада Матбугат йорт алдында Абунәчеләр көне бара.

Әлеге мизгелләрдә Уфада Матбугат йорт алдында Абунәчеләр көне бара.


Бәйрәм республиканың Матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көненә багышланды.


Чарада республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Зөһрә Сәеткулова, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе генеральный директоры Фәнүр Ягафәров, республика Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков һәм башкалар җыелучыларны шушы матур бәйрәм белән котлады һәм фидакарь һөнәр ияләренә тармак бүләкләрен тапшырды.


Аннары Матбугат йорты каршында оештырылган сәхнәгә бер-бер артлы республиканың сәнгать осталары күтәрелде, алар барысы да нинди дә булса матбугат чарасы исеменнән чыгыш ясады. Алар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның халык артистлары Гөлназ Мөхәмәдиева, республиканың атказанган артисты Радик Динәхмәтов һәм башкалар бар иде.

“Кызыл таң” гәзите исеменнән Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаеваның ялкынлы сүзләре, дәртле җыры яңгырады.

Шушында ук оештырылган ярминкәдә “Китап” нәшрияты продукциясен, халык кәсебе эшләнмәләрен сатып алырга, республика басмалары журналистлары белән аралашырга мөмкин.


Җыелган халык концерт вакытында республика гәзитләренә һәм журналларына языла. 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында арзан хакка язылу мөмкин. Язылучылар арасында кыйммәтле призлар — телевизор, микродулкынлы мич, мультиварка һәм башка бүләкләр уйнатылачак.


Фото: автор фотосы, Динар Кәлимуллин.



Читайте нас