+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июнь 2021, 04:30

Ярты сәгать буе боз яуган...

Кичә кич яуган эре боз бакчадагы яшелчәләрне җир белән тигезләгән.

Кичә кич яуган эре боз бакчадагы яшелчәләрне җир белән тигезләгән.

Башкортстанның Авыргазы районында кичә кич көчле боз явып узган.

Мондый табигать күренеше ихтималлыгы турында республиканың МЧС вәкилләре алдан кисәткән иде. Әмма эссе көнне эре боз явуы урындагы халыкка янә зыян салды. Месели авылында боз аеруча күп яуган.

“Авыргазы хәбәрләре” гәзите хәбәр итүенчә, эре боздан куаклар, бакча үсемлекләре зыян күргән.

"Ниндидер ярты сәгать эчендә барлык нәрсә җир белән тигезләнде. Боз бакчаларга утырткан барлык яшелчәләрне юкка чыгарды", — ди авыл халкы.

Хәзер авыл халкы боз сугудан килгән зыянны исәпли.

Фото: Соцсети
Читайте нас