+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июнь 2021, 10:00

Әзерлек финишка якынлаша

“Яшь профессионаллар-2021"(WorldSkills Russia) IX чемпионатына җентекле әзерлек бара.

“Яшь профессионаллар-2021"(WorldSkills Russia) IX чемпионатына җентекле әзерлек бара.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар-2021"(WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалын уздыру мәйданчыгында төзелеш эшләре барышын карады. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар мәйданчыкны әзерләү, территорияне төзекләндерү, җиһазлар китерү һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бүген ярышлар үткәрү өчен павильоннар төзү эшләре график буенча бара. Барлыгы мәйданчыкта 20дән артык ябык корылма урнашачак. Хәзер күпчелек конструкцияләр әзер, плитәләрне төзекләндерү, металл каркас урнаштыру 80 проценттан артык тәшкил итә.
- Хәзерге вакытта бездә "ветеринария" компетенциясе өчен павильон һәм профориентация зонасы урнашкан бина әзер. Ландшафт дизайны өчен шатер 70 процентка төгәлләнгән. Бүген төзүчеләр авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү җайланмалары урнаштырылган павильонның металл каркас конструкциясен урнаштыра башлаячак, - диде Андрей Назаров.
Читайте нас