+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2021, 06:45

Радий Хәбиров бәйрәм чараларында катнашты

12 июньдә Башкортстан берьюлы өч бәйрәм - Русия көне, Уфа кальгәсенә нигез салынуның 447 еллыгын һәм республикабызның милли герое Салават Юлаевның тууына 267 ел тулуны билгеләп үтә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров әлеге истәлекле даталарга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Русия көнендә республика җитәкчесе Башкортстанның Урыс дәүләте составына үз теләге белән кушылуына 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына тере чәчәкләр салды.
Һәйкәлне 1957 елда салганнар, ә аның тантаналы ачылышы 1965 елда булган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының бөек тугандаш дуслыгын гәүдәләндерә.
Радий Хәбиров шулай ук башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды. Һәйкәл 2019 елның июнендә ачылды. Аның авторы - скульптор, Русия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук.
Салават Юлаевның тууына 267 ел тулу уңаеннан төбәк җитәкчесе курай моңы астында Башкортстанның милли герое һәйкәленә чәчәкләр салды. Русиядә һәм Европада иң зур ат статуясы скульптор Сосланбек Тавасиев проекты буенча төзелгән.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас