+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июнь 2021, 06:05

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Русия көне белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Русия көне һәм Шәһәр көне белән котлады. Котлауда, аерым алганда, болай диелә:

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Русия көне һәм Шәһәр көне белән котлады. Котлауда, аерым алганда, болай диелә:
“Бүген Башкортстан бөтен ил белән бергә дәүләт бәйрәме - Русия көнен билгеләп үтә. Ул барыбызны да Ватаныбызның гомум язмышына һәм тарихына, Русия дәүләтчелеге барлыкка килү традицияләренә мөрәҗәгать итә, күпмилләтле ил мәнфәгатьләренә хезмәт итү бурычларын берләштерә. Без дөньяга шулкадәр талантлы, фидакарь һәм көчле рухлы кешеләр биргән Ватаныбыз белән горурланабыз. Ватаныбызның бөеклеген хәрби батырлыклары һәм хезмәт батырлыгы белән ныгыткан ата-бабаларыбызның алдында баш иябез. Без киләчәктә дә ветераннар турында кайгыртачакбыз, яшьләрне чын патриотлар итеп тәрбияләячәкбез. Бай тарихи мираска терәк булып, Русия тарихына, туган ягыбызга бергәләп иҗат итүнең яңа якты сәхифәсен языйк. Моның дәлиле - ил җитәкчелеге тарафыннан безнең икътисади уңышларга, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлегенә югары бәя бирү».
Төбәк Башлыгы шулай ук уфалыларны һәм башкала кунакларын Шәһәр көне белән котлады.
«Бүген Уфа үзенең туган көнен каршы ала, аны истәлекле 450 еллык юбилеена якынайта. Без Башкортстан шәһәрләрендә һәм авылларында тормыш елдан-ел яхшырсын өчен барысын да эшләячәкбез. Бу көннәрдә республика легендар каһарманыбыз Салават Юлаевның 267 еллыгын билгеләп үтә. Аның исеме мәңгегә туган халкыбызга тугрылык үрнәге буларак киләчәк буыннар хәтерендә калачак. Һәм бүген Салават токымнары безнең уртак йортыбыз - бөек Русия үсешенә лаеклы өлеш кертә. Бу бәйрәм көнендә республика халкына сәламәтлек, бәхет, Ватанны саклауга куйган барлык изге эшләрегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!” - диелә котлауда.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас